Эш дип, үзегез турында да онытып бетермәгез.
Бер кыяр алыгыз һәм суыткычтан майсыз эремчегегезне чыгарыгыз. Коры һәм дымландыруга мохтаҗ бит тиресе өчен маска ясап, ярты сәгать ял итеп алыйк.
Кыярның кабыгын әрчеп, кыргычтан уыгыз. Килеп чыккан боламыкка бер аш кашыгы эремчек кушып болгатыгыз да битегезгә сылап, бик җайлы урынга утырып, 20 минут тирәсе бар мәшәкатьләрегезне читкә куеп торыгыз. Аннары, чак кына җылы су белән юып төшерегез.
Шул рәвешле, иренмичә генә, атнага 2-3 көн булса да үзегезгә шундый файдалы ял минутлары бүләк итәргә гадәтләнегез.
Чыганак: https://yashel-uzan.ru
фото: ИИ ярдәмендә
Нет комментариев