Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кызым бер тәртипсез егеткә гашыйк булды

Чарасызлыктан сезгә язам. Бәлки газета укучылар арасында миңа киңәш бирүче табылыр.

Башка түзәр сабырлыгым калмады. Кызым бер тәртипсез егеткә гашыйк булды. Алар безнең бистәгә Себердән күченеп кайтты. Гаиләләре белән эчәләр.

Һич уйламаганда, кызым Ирек исемле бу егет белән танышып, очраша башлады. Минем үгетләүләргә дә, әтисенең сүзенә дә колак салмый. Имеш, бер-берсен яраталар. Көз башында Ирек егетләр белән сугышып, төрмәгә эләкте. Бер адәмне бик каты кыйнаган бу. Аның моңа кадәр дә төрмәдә утырып чыкканы булган икән инде. Бу юлы өч елга ябып куйдылар.

Инде кызым котылды бу афәттән, дип җиңел сулап куйган идем. Юк шул. Кызым сихерләнгән кебек. «Ирекне көтәм, аннан башка яши алмыйм», — ди. Янына да барып кайта. Очрашу өчен аерым бүлмә бирәләр икән. Балага узмаса ярар иде, дип телим. Төннәрен йоклый алмыйм, тамактан ризык үтми. Нишләтергә бу баланы? Төрмәгә эзен ничек суытырга? Зинһар, киңәш бирегез миңа!

"Ш.К." сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев