Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ленинград блокадасы авырлыгын кичкән Радия Гәрәева: Ничек исән калганбыздыр

27 гыйнвар - Ленинград блокадасы өзелгән көн. Әлеге уңайдан «Исток-Башлангыч» үзәге волонтерлары Лениногорскида яшәүче, Ленинград камалышы ветераны Радия Гәрәева янында булдылар.

Радия апа хатирәләре белән уртаклашты:

- Ул елларда кечкенә булсам да, минем хәтеремә салкынлык һәм караңгылык сеңеп калган. Әни таң атуга ук, көрәк тотып, окоп казырга китә, ә без сеңелем белән бер-беребезгә сыенышып, көн буе өйдә утырабыз. Һава тревогасы ишетү белән күршеләр безне дә үзләре белән бомбадан качу урынына алып китәләр иде (әни шулай дип әйтеп калдырган). Шундый авыр шартларда 900 шомлы көн һәм төн үткәрдек, - дип искә ала.

Лениногорскида яшәүче Радия Ахун кызы Гәрәева бу куркыныч көннәрне ишетеп түгел, үз күзләре белән күргән, ул елларны алар анда яшәгән. “Сугыш башланганда, миңа 5 кенә яшь иде. Ләкин ул чакта күргәннәрне онытып булмый. Әтине сугыш башлану белән фронтка алдылар.  Әни караңгыда гына окоп казып кайта. Сеңелем белән миңа 150 грамм, үзенә 250 грамм ипи кисәге һәм су алып кайта иде”, - дип искә ала Радия әби.

- Тынычлыкны саклагыз, якыннарыгызны яратыгыз һәм  җиңүебезнең кыйммәтлеген  беркайчан да онытмагыз,  - диде Радия Ахуновна.

 

Зилә Мөдәрисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев