Лениногорск Балалар йорты 30 еллык юбилеен билгеләп үтте
30 ел дәвамында яклау, саклау, ышаныч, җылылык.
Быел әти-әни җылысыннан мәхрүм калган балаларга гаилә куышы биргән Лениногорск балалар йорты 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Лениногорск балалар йортында тәрбия эше тәүлек әйләнәсенә дәвам итә. Биредә эшләүче мөгаллим-тәрбиячеләр балаларның төрле юнәлештә белемле итү өстендә генә түгел, аларны игелекле-изге күңелле, ярдәмчел кешеләр итү өстендә дә даими эш алып баралар.
1995 нче елда шәһәребездә балалар йорты ачыла. Бу вакыйга ятим балалар тормышында яңа башлангыч булды, алар үзләре өчен туган йорт кына түгел, чын гаиләле дә була алды. Өч дистә ел эчендә учреждение уңышлы социаль эш үрнәгенә әверелде, биредә хезмәт куючыларның үсеп килүче буын турында эчкерсез кайгыртулары сизелеп тора.
Лениногорск районында Бөек Ватан сугышы елларында балалар йорты булган. Ул 1943 нче елда Сарабиккол авылында барлыкка килгән. Соңрак ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбияләү 1 нче һәм 2 нче интернат-мәктәпләрдә дәвам итте.
Ә 1995 нче елда Лениногорск балалар йорты 1 нче интернатның бер корпусы базасында ачыла. Шушы елның елның 28 сентябрендәге боерык белән яңа учреждение тәрбиягә алты бала: өч малай һәм өч кызны кабул итә.
Менә шушы мизгелләрдән Лениногорск балалар йортының тарихы башлана. Аның директоры Ринат Вәкил улы Хәбибов була. Баштагы мәлләрдә йортның көнкүреш тормышын җайлау мәсьәләсе алгы планда була билгеле. Балаларның рухи халәтен җайга салу, аларны савыктыру, социальләштерү өлкәсендә педагоглар коллективы җиң сызганып эшкә керешә.
Балаларның яшәгән бүлмәләрендә көн дәвамында катнаш төркем программасы буенча дәресләр алып барылган. Өлкәнрәк малайлар һәм кызлар аерым бүлмәләрдә яши, барысы да диярлек 8 нче мәктәптә укый.
30 ел эчендә Лениногорск балалар йорты тышкы яктан гына түгел, тәрбия эшен алып баруда да үзгәрешләр кичергән. Бүгенге көндә аның директоры булган Раушан Мортазина балалар йорты коллективында «Балалар йорты — гаилә» проектын эшләтеп җибәргән.
Аның максаты-тәрбияләнүчеләрнең тормышын өйдәге тормышка мөмкин кадәр якынайту. Әлеге проект балалар йорты эшенә, дөрестән дә бик зур үзгәрешләр, яңарылышлар китерде. Балалар йортының тышкы ягы гына түгел, эш системасы да үзгәрде.
Биредә яшәүче балалар яңа мөмкинлекләр алды. Алар яшәгән бүлмәләрдә фатирдагы кебек шәхси пространстволар: зал, йокы бүлмәләре һәм кухня барлыкка килде, ә тәрбия эше монда тәүлек әйләнәсенә дәвам итә.
Бүгенге көндә биредә уңайлы, заманча шартларда 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге 35 бала яши. Алар биш тәрбия төркеменә бүленгән. Балалар йорты директоры Раушан Мортазина әйтүенчә, алар бу төркемнәрне гаиләләр дип йөртәләр.
Лениногорск балалар йортында республиканың 11 районыннан тәрбияләнүчеләр яши. Алар шәһәрнең сигез мәктәбендә белем ала.
Учреждение үсешендә төп рольне Попечительләр советы уйнады, аны инде күп еллар «Татнефть» Директорлар советы әгъзасы Рафаил Нурмөхәммәтов җитәкли.
Нефтьчеләр инде күп еллар Лениногорск балалар йортының төп попечительләре булып торалар. Төрле елларда «Татнефть» компаниясе акчасына балалар йорты бинасы ремонтланды, аның территориясе төзекләндерелде, мәгариф, спорт, ял итү инфраструктурасы үстерелде.
фото: Сергей Трусов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев