Лениногорск балаларының ял һәм сәламәтләндерү лагерена бару юллары кичекмәстән төзекләндерү таләп итә
Ел саен Лениногорск Балалар йортында тәрбияләнүче балалар Глазово авылы янындагы лагерьга җәйге ялга баралар.
Үрнәк-Күмәк авылыннан Глазово авылына кадәр төбәк әһәмиятлелегендәге 4 категорияле асфальт-бетон түшәлгән юл, дөресрәге, рәсми кәгазьләрдә ул шулай күрсәтелгән. Ә чынбарлыкта бу юлда асфальт бөтенләй юк.
Юлның вак таш белән капланман өлешен дә яңгыр суы юып, үзеннән соң сазлык кына калдыра. Гомумән алганда, Петропавловка авылыннан Глазово авылына кадәр юл капиталь ремонт таләп итә. әлеге юл участогында юл өслеген алыштыру буенча кичекмәстән чаралар күрелергә тиеш. Шушы сорау белән Лениногорск муниципаль районы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында ГАИ бүлеге башлыны Елена Никитина район җитәкчелегенә һәм «Главтатдортранс» идарәсе вәкилләренә мөрәҗәгать итте.
Җитәкче шулай ук Ивановка авылыннан алып «Ландыш» балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерена кадәр бара торган юлның торышы да әллә ни күпкә яхшырак түгеллеген ассызыклап үтте. Әлеге юл участогында чокыр-чакырлы һәм аларның шактый гына тирәнлектәгеләре дә күп. Монда да юлны тәртипкә китерү өчен кичектергесез чаралар күрелергә тиешлегенә басым ясады.
Үткән ел махсус комиссия район эчендә йөрүче мәктәп автобуслары маршрутларының юлларын тикшереп чыккан иде. Һәр маршрут буенча 2024-2025 уку еллары башланганчы төзәтелергә тиешле кимчелекләр ачыкланып, җаваплы оешмалар һәм җитәкчеләр алдында бурычлар куелды. Әмма бүгенге көнгә кадәр һәрберебезгә таныш, “Аккош, чуртан һәм кысла” мәсәлендәге сыман, “йөк һаман да үз урынында”, юл да элеккеге хәлендә.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында катнашкан җаваплы кешеләргә, бу маршрутлардагы кимчелекләрне бетерү өстендә кичекмәстән эшкә керешергә кирәклеге искәртелде.
Су агызу җайланмасы төзекләндерү сорый
Шәһәр һәм районда автомобиль руле артында утыручылар өчен тагын бер баш авырттыргыч мәсьәлә, ул – 4 нче мәктәп янындагы боҗра. Узган елларда үткәрелгән экспертизаларга караганда, бу юлда, Чайковский урамындагы 61нче йорт янында урнашкан юлүткәргеч канәгатьләнерлек хәлдә түгел. Ул кичекмәстән ремонт эшләре таләп итә.
Шул ук урамдагы 7 нче һәм 9 нчы йортлар арасындагы юл участогында еш кына юл-транспорт һәлакәтләре килеп туа. Машина йөртүчеләр яңгырдан соң һәм кар эрегәннән соң су җыелганлыктан, транспорт белән идарә итү кыенлаша. Бу участокта су агызу җайланмасын (яңгыр канализациясен, дренаж системасын) төзекләндерергә кирәк.
“Чайковский урамындагы өстәге боҗра үзгәрешләр, анда юл билгеләре кую, автомобиль йөртүчеләр өчен куркынычсыз итү мәсьәләсе хәл ителеп бетмәгән. Анда юл хәрәкәте куркынычсызлыкны тәэмин итү, транспорт хәрәкәтенең тизлеген киметү өчен ясалма күтәрелешләр ясап куелды. Шулай ук җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып машина юлларын кисеп үтүләре дә зур проблема тудыра. Урамнарны яктыртуны комплекслы тикшерү үткәрергә һәм барлык «җәяүлеләр кичүе»н аңлатучы юл билгеләрен эчке светодиодлы яктырткычлы юл билгеләренә алыштыруны төгәлләргә кирәк дип саныйм”,- диде юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе секретаре Марат Якупов.
Билгеле, юлларның төзек, яктыртылган, тиешле урынга юл билгеләренең урнаштырылган булуы, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тулысы белән тәэмин итә алмый. Моның өчен җәяүлеләрнең һәм җәйге яллар вакытында урамнарда искиткеч күп санда йөрүче мотоцикл, питбайк һәм башка шуның ише мототехникада йөрүчеләрнең дә җаваплылыкны аңлаулары кирәк.
Язманы тулысынча “Заман сулышы” газетының 4 июнь санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев