КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалын тәмамлаган егет-кызлар диплом алды
КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалында диплом тапшыру тантанасы узды.
Чыгарылыш студентлар арасында 130 бакалавр һәм 24 магистр. Алар — киләчәктә икътисад, менеджмент, мәгълүмат системалары һәм IT-технологияләр буенча белгечләр. Чыгарылыш укучыларын котларга Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов та килгән иде.
«Безнең филиал өчен күңелдә горурлык бар. Анда безнең балалар, шәһәр һәм районда яшәүче егет-кызларыбыз, чит шәһәрләрдән килгәннәр дә укый. Каядыр китәсе, торакка акча сарыф итәсе түгел. КНИТУ-КАИ дипломнары булган белгечләр һәрвакыт кирәк», — диде ул.
Чыгарылыш укучыларына КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы җитәкчесе Рәсим Шәмсетдинов та җылы котлауларын җиткерде.
14 чыгарылыш укучысы аерым дипломга ия булды. Алар арасында — Регина Гыйләҗетдинова — булачак икътисадчы.
«Диплом язганда, мәгълүмат эзләүдә кыенлыклар булды, ләкин мин барысын да таптым. Яздым. Көтелгән Дипломымны, ниһаять, кулыма алдым», — ди ул.
Соңыннан, КНИТУ-КАИ гимны яңгырады. Чыгарылыш студентларын алда яңа ачышлар һәм зур тормыш көтә.
Фото: Асия Мәхмүтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев