Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск гаиләләре юл йөрү кагыйдәләренә багышланган конкурста катнашты (+фотолар)

Лениногорскиның 31 нче балалар бакчасында гаиләләр катнашында юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча «ПДД от А до Я знает вся моя семья» муниципаль конкурсы узды.

Конкурста шәһәребезнең 3нче, 6нчы, 12нче, 15нче, 16нчы, 26 нчы балалар бакчасына йөрүче балалар, гаиләләре белән бергә катнашты. Барлыгы 6 команда: Вәлиевлар, Сәгъдиевлар, Паниннар, Радионовлар, Рамазановлар һәм Гыйльметдиновлар. 

Конкурсны жюри әгъзалары бәяләп барды. Аны «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең Лениногорск районы буенча профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова үткәрде. 

Гаиләләр барлыгы 6 тукталышны үтеп, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен, үзеңне юлда ничек тотарга, кыен хәл килеп туса нәрсә эшли белергә, беренче ярдәм күрсәтә белүләрен исбатларга тиеш иде. 

Конкурсның «Таныш булыгыз, бу без!» витика өлешендә һәр команда да юл билгеләре булып киенгән иде. Мәсәлән, бер гаилә зебра, икенчеләре светофор билгесе булып киенгән. 

«Бала авызыннан» тукталышында балалар экранда әйтелгән сорауларга җавап бирде. Киләсе тукталышта әти-әниләр карточкаларда күрсәтелгән юлда килеп туган ситуацияләрне барлады. «Ашыгыч ярдәм» тукталышында, билгеле инде, беренче ярдәм күрсәттеләр. «Игътибарлы бул!» тукталышында балалар пазл төзсә, әти-әниләр кроссворд чиште. Соңгы тукталышта балаларга әти-әниләр яктырткыч элементлары кулланып ясалган аксессуар ясарга тиеш иде. Мәсәлән, рюкзак, башлык, кулчатыр яисә плащ.

Барлык сынау-биремнәр дә үтелгәч, кайсы балалар бакчасы ничәнче урынга лаек булуы ачыкланды. Конкурс нәтиҗәләре буенча, беренче урынны 6 нчы балалар бакчасыннан Паниннар гаиләсе командасы яуласа, икенче урынны — 12нче балалар бакчасыннан Родионовлар гаиләсе һәм өченче урынны — 15нче балалар бакчасыннан Рамазановлар гаиләсе һәм 3нче балалар бакчасыннан Сәгъдиевлар командасы алды.

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

Беренче фото: Лениногорскиның 6 балалар бакчасының ВКонтакте социаль челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев