Лениногорск янгын күзәтчелеге: шәхси биләмәләрдә янгын ешрак күзәтелә
Узган атнада районыбызның Сарабиккол авылында янгын булды.
Лениногорск муниципаль районы буенча янгын күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге хәбәр итә: 28 ноябрьдә Сарабиккол авылында шәхси йортта янгын чыккан. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Янгын сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итәләр.
Лениногорск муниципаль районы буенча янгын күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге шәхси биләмәләр милекчеләренә янгын чыгуның төп сәбәпләре булып электрүткәргечнең авария режимында эшләве (кыска ялганыш), ут белән саксыз эш итү (тәмәке тарту һәм башкалар), мич, газ һәм электр җиһазларын дөрес файдаланмау кала, ди.
Гражданнарга территорияне, бинаны карап тоту һәм электрүткәргечләрне төзек хәлдә тоту буенча билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә киңәш ителә. Участоклар территориясе янучан калдыклардан, чүп-чардан, савытлардан, коры үләннән, коелган яфраклардан һ.б. вакытында чистартылырга тиеш, аларны махсус билгеләнгән мәйданчыкларда җыярга, аннары чыгарырга кирәк. Янгын сүндерү өчен файдаланыла торган юллар, подъездлар, йортларга һәм су чыганакларына керү юллары һәрвакыт буш булырга тиеш.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез!
Янгын турында «101», яки «112» телефоннары буенча хәбәр итегез
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев