Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск янгынга каршы хезмәте бүлегендә автоном янгын хәбәрчесенең нәтиҗәле эшләвен әйтәләр

Янгыннарны кисәтүнең нәтиҗәле чарасы - автоном янгын хәбәрчесе, кыскача аны АДПИ дип йөртәләр.

Лениногорск янгынга каршы хезмәте һәм республика буенча алынган мәгълүматлар, кечкенә генә приборның йорт һәм фатирларда янгынны булдырмый калуда зур урын алып торуын күрсәтә.

Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге, АДПИ янгыннарда кешеләр һәлак булуны кисәтү буенча да нәтиҗәле чараларның берсе булып торуын ассызыклый. Әлеге приборның янгын чыгуның иртә стадиясендә төтенгә җавап бирә ала һәм тавыш сигналы белән халыкны янгын куркынычы турында вакытында кисәтергә сәләтле булуын әйтә. Янгын хәбәрчесенең тавышы һәм бу тавышның еш кабатлануы хәтта тирән йокыда булган кешене дә уятырга сәләтле.

Түшәмдә һәм стеналарда АДПИ урнаштыру янгын сигнализациясенең махсус линияләрен салуны һәм өстәмә җиһазлар куллануны таләп итми. Янгын хәбәрчеләрен эксплуатацияләү кагыйдәләре шактый гади. Бары тик елга бер тапкырдан да сирәгрәк батареяларны алыштырырга һәм вакыт-вакыт оптик-электрон датчиклы камераны тузан суырткыч белән өрергә кирәк. 

Фатир һәм йортларга урнаштырылган АДПИ инде үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Әйтик, 2025 елның ноябрь башында Татарстаннан күп балалы гаилә АДПИ сигналы ярдәмендә янгыннан котылган. Шәхси йортта янгын билгеләре сизелә башлауга автоном янгын хәбәрче эшли башлаган. Дүрт балалы гаилә янгын сүндерүчеләр килгәнче эвакуацияләнергә өлгергән.

Халыкны янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча агарту нәтиҗәсендә Лениногорск шәһәре һәм районында  АДПИгә ихтыяҗ арта төшкән, бездә яшәүчеләр аны күбрәк сатып ала башлаган. Соңгы биш елда торак йортларда (фатирларда) булган 73 янгын билгеләре очрагы турында нәкъ менә шул прибор хәбәр биргән. Бу 132 кешенең, шул исәптән 54 баланың гомерен саклап калган.

 

фото: Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев