Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск җинаять-башкарма инспекциясе элек хөкем ителүчегә ярдәмгә килде

Мондый авыр хәлдә калучыларга ярдәм итү өчен Россиядә пробация законы эшли.

Лениногорскига моннан 2 ел ярым элек килеп эләккән 64 яшьлек Геннадий –шундыйларның берсе. Ул тәртипле, эшчән әти-әни гаиләсендә туып-үскән. Мәктәне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт иткән. Әмма бераздан хәмер белән дуслашып киткән һәм үзенең түбәнгә тәгәрәвен сизми дә калган: урлашу, сугышу, кеше талау һәм төрмә, боларның соңгы нәтиҗәсе гаиләсез, фатирсыз һәм пропискасыз калу булган.

Үтеп барышлый гына тукталган Лениногорскида торып калуының сәбәбе мондый: ул урамда хәле начарланган ир-атка ярдәмгә килгән. Ир-ат үзенә ярдәм итүченең дә язмышы белән кызыксынган һәм аны өенә алып кайткан. Соңрак хуҗа кеше хастаханәдә вафат булган, ә Геннадий аның өендә торып калган. Әйтергә кирәк, бу торакта коммуналь ресурслардан - электр гына. Аның өчен Геннадий түләп торган. Газ сүндерелгән,  краннан бозлы су ага. Ул иске плитәдә пешергән һәм шуның ярдәмендә җылынган. Пенсиясе бик аз, чак кына җитә.

Лениногорск шәһәре җинаять-башкарма инспекциясенең өлкән инспекторы Альфред Насыйров үзләрендә исәптә торучы Геннадийның яшәү шартларын, матди хәлен өйрәнеп, аңа кичекмәстән ярдәм кирәген ачыклый. Ул  Түбән Камадагы «Ихлас- искренность» приютына авыр тормыш шартларында булучыга вакытлыча яшәү урыны бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итә.

Менә шулай  Геннадийга ярдәм көтелмәгән җирдән – үзен контрольдә  тотуларын гына көткән урыннан килә. Өлкән инспекторы приюттан уңай җавап алып, аңа Түбән Камадагы пробация үзәгенә барырга тәкъдим итте. Анда хөкем ителүчеләргә торыр урын гына түгел, ә төрле ярдәм дә күрсәтәләр.

Билгеле, Геннадий ишетү белән үк ризалашмый әле, күп еллар дәвамында тормышы гел кыен якка гына үзгәрә барган кеше, шулай тиз генә җайлануына ышанып бетми.

“Без Геннадийны эш транспортында приютка  китердек. Мин шәхсән аның кайда яшәячәген карадым. Шартлар яхшы, көнкүреш һәм ял итү оештырылган. Телевизор, китаплар, өстәл уеннары бар. Һәм иң мөһиме - аңа шунда ук файдалы булырга, җаваплылык тоярга мөмкинлек бирделәр. Геннадий үзәктә администратор сыйфатында ярдәм итү эшен башлаячак”,- диде җинаять-башкарма инспекциясе баш инспекторы.

Геннадий төп шартны үтәгән: үзәккә аек килеш килгән. Хәзер ир-ат көн тәртибен үти, аның белән белгечләр шәхси эшли. Озак еллар эчендә беренче тапкыр ул җылы торакта, яхшы туклана. Аңа яңа тормыш башлау өчен барысы да бирелгән. Алдагы ярты елда аңа  үз өстендә шактый  эшләргә кирәк булачак.  Дистә еллар буе урам һәм төрмә законнары буенча яшәгән кеше тормыш кагыйдәләрен үзгәртә алырмы – моңа җавапны вакыт кына бирә алачак. 

«Ихлас-искренность» пробация үзәге хөкем ителгәннәргә һәм авыр тормыш хәлендә калган башка затларга вакытлыча яшәү урыны бирү, кием-салым һәм азык-төлек алу, документларны торгызу, медицина ярдәме күрсәтү һәм эшкә урнашу буенча ярдәм күрсәтә.

"Ярдәмләшүнең чиге юк. Авыр тормыш хәлендә калган хөкем ителгәннәргә ярдәм күрсәтү эшендә, аларның кайдан булуларына карамастан, төрле оешмалар һәм аерым затлар катнаша”,- ди баш инспектор Альфред Насыйров.

фотолар: Наталья Лакомкина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев