Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск җинаять-башкарма инспекциясе хөкем ителгәннәргә ярдәмгә килә

Лениногорск җинаять-башкарма инспекциясе Россия Федерациясенең пробация турында законы кысаларында хөкем ителгәннәргә ярдәм кулы сузуын дәвам итә.

 Ярдәм итү төрле юнәлешләрдә бара: тормыш-көнкүрештә килеп чыккан авыр хәлләрдә булышу, эш табуда ярдәм яисә рухи яктан ярдәм күрсәтү. Бурычларын түли алмаган хөкем ителүче җирле кешене дә инспекция читләтеп үтмәде.

Лениногорск шәһәр суды 21 яшьлек яшь  кешене мошенниклык өчен хөкем иткән. Ул 350 мең күләмендә кешегә үз эшен ачар өчен бер тапкыр бирелә торган социаль пособие алуга социаль контракт төзегән. Моның өчен шәхси эшмәкәрлеккә керешүе турында ялган хисап документлары тапшырган. Әмма кыңгыр эш тиз ачылган һәм  егет шартлы срок белән бер елга ирегеннән мәхрүм ителгән.  Суд чыгарган карар нигезендә хөкем ителүче эшкә урнашырга һәм дәүләткә матди зыянны түләргә тиеш булган. 

Әмма мошенниклык кылуда гаепле дип табылучы бурычын кайтара алмаган. Аның белән хокук сагында торучылар очрашып, сөйләшү үткәргән. Суд приставлары бүлеге начальнигы Раил Галиев, җинаять-башкарма инспекциясенең (УИН) пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров һәм УИН инспекторы Артем Третьяк хөкем ителүче белән профилактик әңгәмә вакытында  дәүләткә матди зыянны каплауга нинди хәлләр комачаулавын ачыклаган.

Эш һәм яшәү урыны буенча УИН хезмәткәрләре тагын 7 кеше янына барган.

«Бурычлары булган  хөкем ителгәннәргә аны түләмәгән өчен нинди җаваплылык чаралары, аларның хокуклары һәм бурычлары аңлатылды. Ә эшсез булган бурычлы хөкем ителүчеләргә Россия Федерациясендә пробация турында законы нигезендә  эшкә урнашу һәм бурычны каплау мәсьәләсе буенча нинди хокукый ярдәм алырга мөмкинлеге аңлатылды. Операция нәтиҗәләре буенча җинаять инспекциясе хезмәткәрләре уртак киңәшмәдә фикер алышу булды , бурычларны түләтү, шулай ук пробация турындагы закон кысаларында ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек планлаштырылды. Пробация бурычларын тормышка ашыруда дәүләт структураларының бердәм булып эшләве мөһим роль уйный», - дип саный Альфред Насыйров.

 

фото: А. Насыйровтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев