Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск җитәкчесен административ хокук бозуда гаеплиләр

Элеккеге муниципаль хезмәткәрне эшкә алучыны 20 мең сум штрафка тартканнар. Сәбәбе – баштагы эш урынына хәбәр итмәү.

Элек муниципаль хезмәттә булган дәүләт чиновнигын эшкә алуның закон буенча каралган үз кагыйдәләре бар. Эш белән тәэмин итүче аның белән хезмәт килешүе төзегәндә,  алдагы муниципаль хезмәт урынына  ун көн эчендә хәбәр итәргә тиеш. Бу хакта хәбәр итмәү – РФ Административ Кодексы нигезендә хокук бозуга санала. 

Лениногорск суды үзенең муниципаль хезмәткәрне эшкә алуын элеккеге эш урынына хәбәр итмичә торган җитәкчене  административ  хокук бозуда гаепле дип тапты. Ул Административ Кодексның 19.29 нчы элеккеге дәүләт хезмәткәрен хезмәт эшчәнлегенә законсыз тарту маддәсе нигезендә штрафка тартылды.

 

Исламия Галимова тәрҗемәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев