Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск картинг клубы Татарстан, Башкортстан картингчыларын кабул итте (+фотолар)

Лениногорскида Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ДОСААФ Кубогына картинг ярышы узды.

Карт автомобиленең төрле классларында барлыгы 117 автоузышчы ярышты. Алар Уфа, Бирск, Октябрьский, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Сарман, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Урыссудан килгән иде. 

Фото: Равиль Сагитдинов

Шәһәребезнең «Профессионал» картинг клубы тренеры Станислав Гамза:

«Безнең клубка малайлар бик күпләп килә. Тик бик нык ихтыяр көче таләп итүче спортта барысы да кала алмый. Кайберләре бер тапкыр гына килеп, китә. Әмма чын мәгънәдә картинг спорты белән мавыгучыларны катлаулы трассалар да, машиналарны даими төзәтеп, ремонтлап торырга кирәклеге дә куркытмый. Һәр картингчы зур спортка эләгү турында хыяллана. Зур дәрәҗәле ярышларда катнашып, җиңүләргә ирешү яки призлы урыннар алу, шундый ук зур хезмәт куюны таләп итә. Без һәр дәресебезне машиналарга техник хезмәт күрсәтүдән башлыйбыз. Аннан килеп, карт автомобилендә йөрергә өйрәнү генә җитми, көндәшне дөрес урап узарга, йөрү тактикасын алдан күрә-фикерли белү ярдәмендә төзергә дә кирәк», — тренер.

"Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мондый ярышлар оештыру бездә бер күркәм традициягә әйләнеп килә. Лениногорск картинг клубы бездә урнашкан. Бүгенге көндә монда алтмышлап бала шөгыльләнә. Быел картинг мәктәбе "Татнефть"нең грантына ия булды. Картинг — бик кыйммәтле спорт төре. Шуңа күрә нефтьчеләр ярдәме һәрвакыт мөһим, бик кирәкле ярдәм. Картингчылар һәрбер ярышларда автомобильнең бөтен мөмкинлеген сыгып чыгара диярлек. Аларны даими сүтеп-җыеп, төзәтеп торырга кирәк. Грант акчасына беренче чиратта, кышкы һәм җәйге резина өчен яңа дисклар, моторлар, утыргычлар, подшипниклар сатып алдылар. Чөнки машинаның төзек, сыфатлы итеп җыелган булуы, бәйгенең соңгы секундында ярышлар нәтиҗәсен хәл итәргә мөмкин«, — диде Лениногорск ДОСААФы начальнигы Ирина Чумарина.

Фото авторы: Равиль Сагитдинов

Фото: Равиль Сагитдинов

Картинг ярышы нәтиҗәләре буенча, урыннар болай билгеләнде: 1 нче урынны Сарманның «Ялкын» командасы яуласа, 2 нче урынны үзебезнең шәһәрнең "Профессионал«лар командасы алды, 3 нче урынга Октябрьск шәһәренең «Пчелка» командасы лаек булды. 

Ә менә шәхси зачетта Лениногорскиның "Профессионал«лар клубы тәрбиячесе «Хонда А» классында 1 нче урынны ала. 

Исламия Галимова

Рамия Гарифуллина, Равиль Сагитдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев