Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида республикакүләм картингчылар ярышлары узды

Узган шимбә көнне шәһәребездә үткән республика ДОСААФының Ачык Кубогы ярышларында барлыгы 114 картингчы көч сынашты.

Картингчылар команда һәм шәхси нәтиҗәләр өчен көрәштеләр.

Лениногорскидагы картинг трассасы –кискен борылышлар белән тулы катлаулы юл. Шуңа күрә дә  үз алларына максатлар куеп, аларны җиңеп чыгарга әзер торган картингчылар ярышларга киләләр.

Ярышларга Азнакай, Баулы, Сарман, Урыссу, Бирск, Октябрьск, Уфа, Яр Чаллы, Алабуга, Казан командалары килде. Узышлар карт автомобильләренең 9 классында уздырылды.

Әлеге иң бәләкәй һәм иң җитез узыш автомобилен йөгәнләүчеләрнең яше 9 яшьтән алып, 56 яшькәчә иде. Көрәш тә бик кискен булды, ярышларны карарга килгән җанатарларның сүзләре буенча, очкыннарга көч биреп, чамасыз дулкынлану – аларга өшергә вакыт та калдырмады.  

Нәтиҗәдә,  Лениногорск командасы 2 нче урынга чыкты. Картингчыларның шәхси нәтиҗәләре дә куанычлы, үз классларындагы картинглар һәм үз яшь категорияләрендәге спортчылар арасында  безнең Егор Митрофанов 1 нче урынны яулады. Тагын бер картингчыбыз  Данила Кенин  көмеш медальгә лаек булды.

“Лениногорскидан  бу бәйгедә 12 картингчы катнашты.  

Иң азактан, инде электән килгән традиция буенча тренерлар ярышты. Бу трасса  бик җайлы урында иде, карт-клуб та юл аша гына. Өйрәнүләр өчен уңайлы.

Трассаны яуларга төрле шәһәрләрдән инде 8 ел рәттән безгә спортчылар килә, кызганыч, биредә ярышлар инде булмаячак. Бу урында яңа төзелешләр көтелә, -  ди тренер Станислав Ганза.

Әмма тренерлар узышлар тарихы моның белән генә тәмамланмаячак, дип ышандыралар. Киләчәктә алар картинг трассасын шәһәр эчендә күрербез дип өметләнәләр.

Лениногорск күлләре  дә – кышкы ярышлар уздыру өчен кулай урын буларак күздә тотыла.

Исламия Галимова тәрҗемәсе. 

Рамия Гарифуллина фотосы.

Безнең Телеграм-каналга https://t.me/zaman_sulyshy кушылыгыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев