Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен Пасха бәйрәменә күчтәнәчләр алып килделәр

Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен быелгы Пасха бәйрәме аеруча сөенечле булды.

Православие христианнарының  зур бәйрәме алдыннан, бүләккә Пасха куличлары, төрле җиләк-җимешләрне  алып, картлар һәм инвалидлар йортына Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, шәхси эшмәкәр Рамил Тукаев, шәхси сак предприятиесе җитәкчесе Мансур Гыйльмурадов кунак булып килде.

Тәмле бүләкләрдән тыш, алар шулай ук картлар йортында яшәүчеләр белән аралашырга вакыт таптылар. Дусларча аралашу уңайлы ял итү почмагында узды. Пасха куличларын Рамил Тукаевның шәхси предприятиесе пекарнясында пешергәннәр.

Һәр кунак интернат-йортта яшәүчеләргә карата игелекле, җылы сүзләр әйтте. Картлар һәм инвалидлар йорты директоры Рәмис Галиев һәм анда яшәүчеләр, кунакларга бүләкләре һәм бәйрәм кәефе тудырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев