Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Картлар һәм инвалидлар йортында Сабантуй гөрләде (+фотолар)

Лениногорскиның Картлар һәм инвалидлар йортында Сабантуй бәйрәме узды.

Бәйрәм жыр-моңга, милли уеннарга бай булды. Шәһәребезнең үзешчән артистлары - "Дуслык" һәм "Сүнмәс ялкын" ансамбльләре матур жырлар башкарды. Гармунчылар моңлы көйләр уйнады. 

Бәйрәмне алып баручы Исламия Галимова анда яшәүчеләр белән Сабантуй бәйрәменә хас уеннар - кашыкка йомырка куеп, чиләк белән су күтәреп йөгерүләр, чүлмәк ватулар дисеңме, барысын да уйнатты. 

Яшьләре олы булуга да карамастан, анда яшәүче бабайлар көрәштә, мендәр белән бәрелештә бик теләп катнашты. 

Монда яшәүчеләргә бәйрәм бик ошады, артистларыбызга тагын килүләрен теләп калды алар. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев