Конкурста 6 команда катнаша.
Лениногорск урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Ралиф Ибраһимов җитәкчелегендә «Югалган чишмәләр -2025» конкурсында катнаша.
Аларның командасы «Хранители родников» дип атала. Команда Шөгер урманчылыгы территориясендә «Дон» чишмәсен табып, төзекләндереп, аңа яңа сулыш өргәннәр.
Хәзер шушы чишмә белән бәйгедә катнашалар. Лениногорск командасы якташлардан – лениногорскилылардан әлеге бәйгедә алар өчен тавыш бирүне сорый. Тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Моның өчен сылтама буенча күчеп, исемлектән «Хранители Родников» дигәнне табарга, алар исемлектә иң соңгысы. Һәм «голосовать» дигәнгә басарга.
фото: видеодан скриншот
Нет комментариев