Лениногорск нефть техникумы студентлары «флюид арт» техникасында рәсем ясады (+фотолар)
Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Лениногорск нефть техникумы студентлары өчен «флюид арт» техникасында рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Нефть техникумының «Б-2-23» төркеме студентлары яңа техникада рәсемнәр ясарга өйрәнгәннәр.
«Флюид арт» — абстракт сәнгать формасы, анда картинаны ясау өчен сыек акрил буяулар кулланыла. Буяулар тукымага салына, һәм уникаль мотивл рәсемнәр барлыкка килә.
Бу техникада эшләү өчен махсус күнекмәләр һәм белем таләп ителми, ә төсләр һәм абстракт формалар төрлелеге аркасында мондый рәсем интерьер өчен оригиналь бизәк булачак. Катнашучы егетләрнең барысына да мастер-класс бик ошаган, дип язганнар "Библиотека ЛНТ"ның Вконтакте социаль челтәрендә.
Фото һәм мәгълүмат "Библиотека ЛНТ" ВКонтакте социаль челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев