Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск пенсионерларын интернет буенча бәйгедә катнашырга чакыралар

Лениногорск пенсионерларын “Интернетка рәхмәт – 2024” бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар.

Әлеге конкурс быел унынчы мәртәбә үткәрелә.

“Азбука интернета” хәйрия проекты кысаларында үткәрелүче конкурста 50 яшьтән олырак булганнар һәм инвалидлыгы булган кешеләр (яшькә карамый) катнаша ала.

Конкурсның берничә номинациясе бар: “Минем интернет казанышларым”, “Мин интернет йолдызы”, “Гаилә интернет тарихы”. “Минем авторлык эшләнмәләрем” – укытучылар өчен махсус номинация, “Азбука интернета” проектының унъеллыгына багышланган.

Эшләр эссе жанрында (гадирәк итеп әйткәндә инша) 2024 елның 24 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурс турында нигезләмәне, аның шартлары турында тулырак “Азбука интернета” проекты порталында (https://azbukainterneta.ru ) танышырга була.  

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев