Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы авылларында заманча технология Интернет тизлеген 50 тапкырга арттырырга мөмкинлек бирә

Gpon (джипон) заманча технологиясе оптик кабельне турыдан-туры шәхси йортка кертергә мөмкинлек бирә, интернетның тизлеген 500 Мбит/с ка кадәр җиткерә

Бу иске линияләрдән 50 тапкырга тизрәк, аларның чиге нибары 10 Мбит/с тәшкил иткән.

Оптик җепсел ( оптоволокно) коррозиягә бирешми һәм теләсә нинди һава шартларына чыдам, бу үз чиратында тотрыклы элемтәне гарантияли. Мондый техник мөмкинлек хәзер 11,4 мең йорт хуҗалыгында бар.

Әлеге заманча элемтәдән Лениногорск районының 11 торак пунктында 14,6 меңнән артык абонент файдалана. Хәзерге вакытта Лениногорск районында GPON технологиясен колачлау дәрәҗәсе 40 процент тәшкил итә.

2026 елда 5 торак пунктта тагын 1,5 мең йорт хуҗалыгы өчен челтәр төзү планлаштырыла.

Әлеге яңа технология нигезендә шәхси йортлар өчен видеокүзәтү сервисын актив кертү башланды.

Бигрәк тә бакыр челтәрләр аша тоташтырылган йортларга яңа технологиягә күчү отышлы.

2026 елдан Татарстанда иске бакыр челтәрләрне сүтү программасы эшли башлый, эшләр “Таттелеком”га йөкләнгән. Максат - торак пунктларның урамнарын иске баганалардан һәм асылынып торган чыбыклардан арындыру, аларның визуаль кыяфәтен яхшырту.

Пилот проекты Әлмәт районының Колшәрип авылында уңышлы гамәлгә ашырылган, анда 500дән артык клиент заманча оптикага күчерелгән, шуннан соң иске коммуникацияләрне сүткәннәр. Агымдагы елда бу практика GPON челтәрләре төзелгән барлык торак пунктларда да башкарылачак.

 

Фото А.Гайнанов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев