Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы башлыгы «Покш Пандо» тавына барганнан соң тәэсирләре белән уртаклашты (+фотолар)

Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфановның әлеге тауга баруы җирле территориядә ЮНЕСКО халыкара геопаркын булдыру белән бәйле иде.

Покш Пандо районыбызның  Спиридоновка авылы янында урнашкан, һәм эрзян теленнән «зур тау»дип тәрҗемә ителә. Алты ел элек бу урынга  сөзәк җирләрне һәм Кызыл китапка кертелгәннәрне  саклап калу өчен табигать һәйкәле статусы бирелгән.

"Мине шаккатырганы: нәкъ аяк астында  пермь чорының йөзләгән табылдыклары, чын «кабырчыклар», аларга 250 миллион елдан артык!  Кайчандыр бу урында диңгез булган. Спиридоновка авылыннан  Матвей һәм Михаил Михайлович экскурсия уздырдылар һәм борынгы «сувенирлар»ның зур коллекциясен күрсәттеләр», - ди район башлыгы.

Ул шулай ук биредә күрсәткечләр белән  экосукмак булдыру планнары белән уртаклашты.

"Экосукмак  буенча лениногорскилылар һәм район кунаклары җиңел генә тау башына, чишмәгә кадәр  барып җитә ала. Шуннан Макар карт мәгарәсен карарга була һәм чын тарихны тоя алачаксыз. Мондый урыннар – безнең киләчәк геопарк өчен менә дигән нигез булып тора», – ди  Марат Гирфанов.

 

фото: ЛМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев