Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы делегациясе Казанга бай күргәзмә әзерләп барды (+фотолар)

Бүген Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе башланды, бәйге кысаларында Лениногорск районы үзенең уникаль мәдәниятен тәкъдим итәчәк.

 

Бүген иртүк Лениногорск районыннан 190лап кешелек делегация Казанга юл тотты. Алар «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе кысаларында Халыклар дуслыгы йортында концерт программасы тәкъдим итәчәк.

Концерт программасына кадәр Халыклар дуслыгы йорты холлында Лениногорск районы бай күргәзмә ясап куйды. Монда балалар сәнгать мәктәбе укучылары, музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжы студентлары картиналары, Туган якны өйрәнү музееннан милләтләрнең көнкүреш тормышы экспозициясе, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә китаплар күргәзмәсе, милли ризыклар белән өстәлләр, агачтан эшләнмәләр һәм башка бик күп төрле эшләр урын алган иде.

Мөнирә Галимова моңарчы Лениногорскида гомер иткән, хәзер Казанда яши, анда күчеп киткәненә әле 3 ай гына. “Бүгенге чарага Лениногорск районы шулхәтле матур күргәзмә әзерләгән, мул өстәләрдә сый-нигъмәтләр тулы. Ул картиналарның матурлыгы, агачтан ясалган эшләнмәләр дә бик ошады. Кыскасы, сәнгать-мәдәният бик бай биредә”, - ди ул.

Татарстан Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Хисаметдинова әйтүенчә, бүген Лениногорск мәдәниятенең бер урынга туплануын күрә алганнар. "Бүген Казаныбызда бик матур күркәм чара. Әлеге конкурсны оештырып дөрес эшләгәннәр, дип уйлыйм. Бүген менә Лениногорск районының яшәешен күрә алабыз. Фольклор -этнография эшен дә, китапханә эшчәнлеген дә күрәбез. Хәзер тиздән концерт программасы башлана. Аны да караячакбыз. Лениногорскида булганым юк иде, монда килеп, күргәзмә белән танышкач,  анда булган кебек хис иттем", - ди Лилия ханым.

 

Рамия Гарифуллина фотолары

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев