Лениногорск районында 2025 елның спорт казанышлары
Лениногорск – спорт шәһәре.
Моның шулай икәнен спортчыларыбыз даими рәвештә раслап тора. Спортның һәр төре буенча 2025 елда уңышларга ирешкәннәр. Әйдәгез, шуларны бергәләп күзәтик әле.
Данил Садриев трамплиннан чаңгыда сикерү буенча ике халыкара ярышларда җиңүче булды, шәхси һәм команда зачетында җиңде. “Горный орел” халыкара турнирда көмеш яулады. Россия Кубогының 6 этабын яулады.
Дарья Антипова Сербиядә Европа чемпионы исеменә лаек булды. Бүген инде ул ике тапкыр Европа чемпионы! Кызлар расында “Илнең иң яхшы боксеры” исеменә лаек.
Анастасия Кожевникова йөзү буенча Татарстан Чемпионы булды.
Арина Фатыхова нәфис гимнастика буенча Бөтенроссия ярышларында бронза медаль алды, Бөтенроссия турнирында алтынга ия булды, ТР Кубогы бронза иясе.
3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре грек-рим көрәше буенча 18 яшькә кадәргеләр арасында Татарстан беренчелеге призерлары булды: Ильмир Марданшин алтын яулады, Николай Лобанов – көмеш.
Василиса Михайлова Татарстан Беренчелегендә тиз шахмат буенча 15 яшькә кадәрге кызлар арасында 3 урын алды.
Лениногорск җыелма командасы тиз шахмат буенча Татарстан команда чемпионатында җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев