Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында Гайнетдиновлар династиясенең 395 еллык педагогик стажы бар

Быел Россиядә - Гаилә елы.

Гайнетдиновлар династиясенең барлыгы 395 еллык педагогик стажы бар. Аның чишмә башы – Габделхак Минәхмәтович Гайнетдиновтан башлана. Ул укытучылык эшен 1938 елдан башлаган. Аның җиде баласыннан дүртесе укытучылык эзеннән киткән. “Иң олы апабыз, кызганыч, безнең арада юк. Аның ире Мидхәт Агадуллин монда, аның педагоглык стажы 47 ел тәшкил итә. Ул нефть техникумында эшләде, - дип династия белән таныштырды Зөлфия Гордеева. – Олы абыебыз Фәрит Гайнетдинов Урдалы мәктәбендә эшләде, хатыны Рәшидә апа укытучы, 23 ел Урдалы мәктәбендә директор булды. Әлфия Коновалова (кыз фамилиясе Гайнетдинова) шулай ук – мөгаллим, 43 ел белем бирде. Мин исә төпчек – җиденче бала, минем педагоглык стажым – 45 ел. Бүгенге көндә 14нче балалар бакчасында эшлим”, - дип горурланып сөйли нәселләре турында Зөлфия ханым.

Гайнетдиновларның педагоглык эшен дәвам итүче өченче буын вәкилләре дә бәйрәмгә килгән иде. Зөлфия Гордееваның оныгы Юлиана КФУда рус һәм инглиз теле белгечлегенә укый икән. “Мин кечкенәдән үк ныклы, бердәм гаилә канаты астында үстем. Әбием һәрвакыт гаиләдәге укытучылар турында сөйли иде, үзе белән эшенә дә алып барды. Кечкенәдән әлеге һөнәргә хөрмәт, ярату уянды. Бүген дә без Сабантуйга зур гаилә булып килдек. Әбиебез – оста оештыручы”, - ди Юлиана.

“Гаилә безнең өчен иң мөһиме. Лениногорск Сабан туеннан соң бергәләп авылга Урдалыга кайтабыз. Сабантуйга нәселебез вәкилләре Татарстан, Россия, хәтта чит илдән дә кайттылар”, - ди Зөлфия ханым.

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 14 июнь санында укый аласыз

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев