Лениногорск районында янгын, үлүче бар
66нчы янгын сүндерү частенә янгын турында хәбәр 11нче гыйнварда 19 сәгать 47 минутта килә.
Янгын сүндерү бүлегенә килгән хәбәрдә Лениногорск районы Дурасово авылында Садовая урамы, 25нче йорт адресы буенча кечкенә вагон януы турында әйтәләр.
Янгын сүндерүчеләр урынга кузгала. Алар килгәндә каралтыны тулысынча ялкын камап алган була. Янгын сүндерүчеләрне хуҗабикә каршы ала һәм каралтыларда кеше барлыгын әйтә.
Янып беткән каралтыны сүткәндә 1960 елгы ир-ат гәүдәсе табыла. Ул шушы авыл кешесе.
Фаҗиганең сәбәбе — алкоголь кулланган килеш саксызлык белән тәмәке тарту, дип хәбәр итә Лениногорск янгын күзәтчелегенең профилактика бүлеге.
Янгын чыккан очракта, яисә янгын күрәсез икән, кичекмәстән 101, 112 (кәрәзле телефоннан) номерларына шалтыратыгыз.
Отдел надзорной деятельности и профилактической работы по Лениногорскому муниципальному району УНД и ПР ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев