Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында юл-коммуналь техникалар әзерлеген карадылар

Әлегә кадәр һава торышы уңай көннәр белән безне шатландырды, ләкин гел болай бармас.

Муниципаль районда юл техникалары әзерлеге ничек ?

Күптән түгел Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов “Благстройдорхоз” һәм коммуналь предприятияләрдә булды.

Федераль һәм төбәк юллар челтәрен карап тору белән «Татнефтедор» җәмгыяте подрядчы оешмасы шөгыльләнә, барлык кирәкле техника, материаллар җитәрлек күләмдә аларда бар.

Шәһәрдә юлларның озынлыгы 138 км тәшкил итә, җыю-чистарту территориясе «Благстройдорхоз» җәмгыятенә беркетелгән.

«Татнефтедор»ның  Бөгелмә автомобиль юллары идарәсенең 3 нче юл участогы җитәкчесе Айдар Мөдәрисов 1 ноябрьдән кышкы периодка күчүгә әзер икәннәрен әйтте. Автомобиль юлларын кышкы якта карап тору өчен 21 берәмлек юл техникасы җәлеп ителәчәк икән. 2500 тонна комлы-тозлы катнашма һәм 150 тонна тоз әзерләнгән.

Квартал эчендәге юлларны карап тору белән хезмәт күрсәтүче оешмалар шөгыльләнә, аларда 14 берәмлек махсус техника бар, шулай ук комлы-тозлы катнашма әзерләгәннәр.

 

фото: https://web.telegram.org/a/#-1002303001629

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев