Православие динендәгеләрнең бәйрәме якынлаша.
19 гыйнвар православие календаре буенча – олы бәйрәм – качману көне. Ул христиан диненең мөһим вакыйгаларының берсе. Качману 19 гыйнвар көненә туры килә. Барлык гыйбадәтханәләрдә һәм чуму өчен әзерләнгән сулыкларда, бәкеләрдә суны изгеләндерәләр.
Лениногорск районында Качману вакытында христиан динендәге райондашларыбыз коеныр өчен 4 купель җиһазландырылган.
Болар: Агадуллин урамындагы моржовник, Иске Писмәндә «Красный ключ», Федотовкада «Тәрле чишмә» һәм шәһәрнең түбән сулыгында.
Быел шәһәрдә Качману вакытында коену өчен яңа урын әзерләделәр, ул – түбән сулык территориясендә.
Нет комментариев