Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында тикшеренү экспедициясе эшләде

Лениногорск районында өч көн дәвамында «Матди булмаган этномәдәни мирас объектларын ачыклау буенча фольклор-этнографик экспедицияләр» Бөтенроссия тикшеренү проекты экспедициясе эшләде.

Экспедиция составына Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлегенең гуманитар тикшеренүләр институты (Пермь шәһәре) хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге (Казан шәһәре) белгечләре керде.

Безнең районда экспедиция эшенең төп максаты – Мордва- Кармалка авылында уза торган «Балтай» календарь-йола бәйрәмен теркәү. 

Тик экспедициядә катнашучылар өчен безнең район тагын да кызыклы булып тоела һәм алар тагын берничә авылда булдылар, халык белән аралаштылар һәм җирле йолалар һәм традицияләр турында белделәр. Әйтик, Мордва-Кармалкада алда язылган “Балтай” бәйрәменең үзенә генә хас үзенчәлекләре турында мәгълүмат тупладылар. Алар бу бәйрәмнең башыннан-ахырына кадәр булдылар, видеоларга төшерделәр.

Иске Куак авылының музеенда булып, көнкүреш предметлары, костюмнар белән таныштылар, тикшеренүчеләр авыл халкы белән әңгәмә үткәргәннәр. Тикшеренүдә төрле темалар – этник тарих, календарь бәйрәмнәре, гаилә йолалары, кухня, хуҗалык алып баруның традицион системасы һәм башкалар бар иде.

Спиридоновка авылында «Винайвене» фольклор ансамбле белән таныштылар. 

Иске Писмәндә җирле халык белән очраштылар. Тарихи һәм топонимик риваятьләр, календарь һәм гаилә йолалары турында мәгълүматлар язып алдылар. Изге чишмәдә һәм авылдан ерак түгел урнашкан Параскева часовнясында булдылар.

Районыбызның Ивановка авылы да аларны сокландырды. Авылдагы музейда булдылар, анда төрле халыкларның – рус, чуаш, мордва, татарларның гаҗәеп костюмнары белән таныштылар.
Мәдәният йортында исә авылдагы апалар мондагы традицияләр, йолалар турында сөйләде. 
Лениногорскида Туган якны өйрәнү музеенда көнкүреш әйберләре һәм традицион хатын-кыз костюмы элементлары төшерелде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев