Лениногорск районында уннан артык волонтерлык оешмасы 3 меңнән артык кешене берләштерә
5 декабрь - волонтерлар көне.
Бүген олы йөрәкле, шәфкатьлеләр көне – волонтерлар көне. Бу кешеләр башкаларга ярдәм итү өчен үз вакытларын һәм көчләрен кызганмыйлар. Һәм елдан-ел безнең арада мондый мәрхәмәтле кешеләр арта бара.
Волонтерлыкны үстерү – «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының төп бурычларыннан берсе. Районда бүген 10нан артык волонтерлык оешмасы эшли, алар 3 меңнән артык кешене берләштерә.
Хәрәкәт актив үсә: волонтерлар спорт һәм мәдәни чараларда, патриотик акцияләрдә катнашалар, өлкәннәргә һәм мохтаҗларга ярдәм итәләр, хайваннарны һәм табигатьне кайгырталар. Аеруча МХО хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәмнәре чиксез.
Волонтерлар, бу изге эшкә тугрылыгыгыз һәм дөньяны яхшырак итүегез өчен рәхмәт.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев