Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында ВИЧ-инфекцияле 1 мең 208 кеше исәптә тора

Бүген - 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.

«Гигиена һәм эпидеомиология үзәге»нең  Әлмәт филиалы Лениногорск бүлеге хәбәр иткәнчә,  Лениногорск районында 1 ноябрьгә 1 мең 208 ВИЧ-инфекцияле кеше исәптә тора. 

Лениногорск районы санитар хезмәте тарафыннан ВИЧ-инфекциялеләрне теркәү 1987 елдан бирле алып барыла. Шушы елның 10 ае эчендә 21 кеше – яңа исәпкә алынганнар. Кызганыч, яңа исәпкә алынган ир-ат шушы инфекциядән үлгән. Ул беркайда да эшләми торган булган.

1 мең 208 кешенең  444 – эшли торган категориягә керә, ә 710  кеше – эшсез. 

ВИЧ-инфекциялеләр арасында 17 яшькә кадәрге 20 бала да бар.

1 мең 208 кешенең  733 е- ир-атлар, 475е – хатын-кызлар. ВИЧ-инфекциялеләрнең  1017 – шәһәрдә яшәүче, 191 – авыл халкы.

2025 елда ВИЧ – үлем диагнозы түгел, ә хроник контрольдә тотыла торган авыру. Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне – белемеңне яңарту, искергән куркулардан котылу һәм кешелеклелек күрсәтү мөмкинлеге ул. Һәркем эшли ала торган иң мөһим адымнар: белергә, тикшерергә, сакланырга, ярдәм итәргә һәм дискриминацияләмәскә.

 Бу авыру беренче тапкыр 1981 елның 5 июнендә Америкада теркәлә. 1988 елның билгеләп үтелә башлый. Авыруга каршы көрәш символы булып кызыл тасма санала.

 

фото: ясалма интеллект ярдәмендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев