Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районының баш табибы бала тудыру йорты ябылу турындагы хәбәргә ачыклык кертте

Лениногорскида бала тудыру йорты ябыла дигән хәбәр яшен тизлегедәй, барлык социаль челтәрләрдә таралды, бер-берсенә таныш булганнар да ишеттенме әле, ябыла икән бит дип, хәбәр иттеләр.

Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Гирфанов медицина учреждениесендә булганнан соң үзенең телеграм-каналында бу хәбәрнең дөрес булмавын җиткерде.

“Бала табарга килергә була, медицина учреждениесе эшләячәк. Дөрес, кадрлар белән тәэмин ителеш буенча сораулар бар. Без аларны үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге белән хәл  итәрбез”, - дип хәбәр итте Марат Гирфанов.

Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Равил Шагиев әйтүенчә, бездәге бала тудыру йорты турында бары уңай фикерләр генә ишетелә. “Лениногорск бала тудыру йорты авторитетлы ул. Безгә башка шәһәрләрдән дә киләләр. Бала тудыру йортындагы барлык бүлекләр: гинекология, патология, акушерлык хезмәте үз эшләрен дәвам итә”, - ди ул.

Дөрес, эштән китү сәбәпле, бала тудыру йортының баш табибы юк. Ләкин аның эшен башкаручы табиблар, дежур табиблар бар.Баш табиб  Равил Шагиев әйтүенчә, Әлмәттән табиблар да килеп ярдәм итәләр.

“Монда барлык акушерлык ярдәме күрсәтәбез. Патологиясе булмаганнар безнең бала тудыру йортында бәби таба ала. Ә инде медицина күрсәтмәләре буенча тагын да квалификацияле ярдәм кирәк булган очракта, алар Әлмәт яки Казан перинаталь үзәгенә җибәрелә. Әле менә шушы көннәрдә ике хатын әни булды”, - ди Равил Махиянович.

Регина исемле ханым 30 сентябрьдә Лениногорск бала тудыру йортында икенче баласын тапкан. Барысы да уңышлы узган. “Бала тудыру йортындагы персоналлар яхшы мөнәсәбәттә, барысы да үз эшен белә. Кызымны дөньяга тудыруда булышулары өчен рәхмәт”, - ди Регина.

Шулай ук соңгы арада физкабинет ябыла, эшләми башлаячак, дигән имеш-мимешләргә дә баш табиб ачыклык кертте.
-    Балалар һәм зурлар стационарында урнашкан физиотерапия кабинетлары тулы күләмдә эшләрен дәвам итәләр. Бернинди кыскартулар да, оптимизация дә юк, - диде.

 

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында укый аласыз, җомга, 5 октябрь санында.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев