Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Россия көнен бәйрәм итте (+фотолар)

Лениногорскиның «Юбилейный» паркында Россия көненә багышланган бәйрәм узды.

Бәйрәм дәүләт флагын чыгару, велойөреш уздыру һәм спортчылар чыгышы белән ачылды.

Районы башлыгы Рәгать Хөсәенов барчасын да Россия көне белән котлап: "Илебезнең яшәвенә бөтен көчен, белемнәрен биргән, данын яклаган барча халык бүген Россия көнен билгеләп үтә. Безнең илдә төрле милләт халкы яши. Без — бердәм, ярдәмчел халык. Илебез белән бәйле бүгенге вакыйгалар алдында бирешмәскә тиешбез. Бердәм булып кына аның данын яклый алачакбыз. Барчагызга да исәнлек, бәхет, тыныч тормыш телим«,-диде ул. 

Бәйрәм барышында 11 яшь лениногорскилы иң беренче мөһим документ — Россия Федерациясе гражданины икәнен раслаган паспорт алды. «Беренчеләр хәрәкәте» берләшмәсе җитәкчесе Марина Марчина аларга значок һәм паспорт өчен тышлык тапшырды.

Кулларына беренче тапкыр паспорт алгач лениногорскилылар нинди хисләр кичерә? Үзенең хис-кичерешләре белән 4нче мәктәп укучысы Илдар Ганиев бүлеште. «Минем кулымда иң көткән документларымның берсе — паспорт. Шулай ук, Россия Федерациясе Конституциясе язылган китап та бирделәр. Россия гражданины булуы минем өчен горурлык та, шатлык та. Үземне инде зур кеше итеп тоям, үз-үземә ышаныч артачак», -дип уртаклашты Илдар. 

Ә менә 2нче мәктәп укучысы Виктория Газизова үзенең беренче тапкыр паспорт алуы турында болай ди: "Кулымда мөһим документ булды. 14 яшемә җитүемне сизми дә калдым. Паспортлы булу минем өчен мөстәкыйль булуны аңлата. Шулай ук, аның Россия көне көнне бирелүе дә минем өчен горурлык. Илебездә яшәвем белән дә горурланам. Мәскәү һәм Казан шәһәрләрендә булганым бар. Мәскәү шәһәренең Кызыл мәйданы, Казан шәһәренең Ак Кремле бик тә матур«,- дип барчасын да Россия көне белән котлады. 

Бәйрәмдә парк территориясендә Туган якны өйрәнү музее күргәзмәсе, «КНИТУ-КАИ» укытучыларыннан интеллектуаль-күңел ачу мастер-классы, вак ташка төсле буяулар белән Россия флагы төсләреннән брошкалар ясау мастер-классы, буклетлар, ленталар таратылды.

Мәдәният сараеның үзешчән сәнгать артистлары чыгышы белән үрелеп барды бәйрәм. Алар арасында Бөгелмә шәһәреннән килгән кунак — Райса Киселёва да бар иде. 

Бәйрәмгә килгән Нина Лопаткинага да бәйрәм бик тә ошаган. «Шәһәребездә талантлы артистлар бик күп. Мин үзем дә «Надежда» һәм «Сударушка» ветераннар хорында җырлыйм. Ә, бүген, Россия көнендә тамашачы булып килдем әле. Күңелем булганчы бәйрәм концерты карадым. Беренче тапкыр паспорт алган яшьләрне күреп шатландым. Киләчәктә алар илебезнең горурлыгы булса иде. Аларга якты киләчәк, уңышлар теләп калам. Барчасын да Россия көне белән тәбрик итәм, исәнлек телим",- диде Нина Лопаткина. 

Россия көне уңаеннан оештырылган әлеге бәйрәм барысының да күңеленә хуш килде. Олы яшьтәге абый-апалар рәхәтләнеп концерт караса, балалар туйганчы уйнады, мастер-классларда катнашты, тәмле поп-корн, шашлык һәм пловтан авыз итте.

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев