Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Сабан туенда авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр (+ фотолар)

Сабантуй – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә безне сый-нигъмәтле иткән өчен рәхмәт белдерү, хөрмәтләү бәйрәме .

Сабантуйда Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын Лениногорск кошчылык фабрикасының баш бухгалтеры Марина Нуртдиновага тапшырдылар.

Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына “Август-Лениногорск” хуҗалыгы механизаторы Марат Таҗиев лаек булды.

Бер төркем авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын алды. Араларында механизаторлар, сыер савучылар, терлекчеләр, трактористлар бар. 

Лениногорск муниципаль районы Советының Рәхмәт хатына, Мактау грамоталарына шулай ук лаек булган хезмәткәрләрне бүләкләделәр.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен үстерүдә көч куйган аграр хуҗалык җитәкчеләрен дә бүләкләделәр. «Август-Лениногорск», «Маркс», «Зеленогорский», Лениногорск кошчылык фабрикасы, «Хәбибуллин Ф.З», «Кузнецов И.Н» хуҗалыгы җитәкчеләре бүләкләнде.

Лениногорск муниципаль районында 10 мең гаиләнең шәхси хуҗалыгы бар. Үз йортларында күпләп мал асраган, мал санын киметмәгән шәхси хуҗалык башлыкларына муниципаль районның Рәхмәт хаты һәм акчалата премиясе тапшырылды.

Шәхси хуҗалыклар район администрациясе һәртөрле ярдәм күрсәтә. Сабантуйда 40 шәхси хуҗалыкка автоприцеп алу өчен сертификат тапшырдылар. 

 

Розалия Мостафина фотолары

фотолар аскы өлештә дә, галереяда бар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев