Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Сабан туенда кыр батыры билгеле булды

Бүген – 8 июньдә Лениногорскида милли бәйрәм – Сабантуй үтте.

Һава торышы алдагы көннәр кебек кыздырмады. Иртән болытлы иде, яңгыр да явып үтте. Болар халыкны  бераз куркытты, ахрысы. Бәйрәм мәйданында халык азрак иде.

Быелгы Сабантуйның үзенчәлеге: көрәш батырын гына түгел, кыр батырын да бүләкләделәр.

Кыр батыры – “Маркс” хуҗалыгының уңган механизаторы Илдар Миннегулов. Ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә 2004 елдан көч куя. “Үз эшемне яратып башкарам. Язын чәчүдә эшлим. Быелгы кыска срокларда чәчүне башкарып чыктык. Уңыш яхшы булыр дип өметләнәбез. Җәй айларында икмәк җыюда катнашам, комбайнда эшлим”, - ди тырыш механизатор.

Илдар Миннегулов быелгы язгы чәчүдә  Нью-Холланд тракторында 2356 гектарда чәчүне башкарган. 

Аңа Лениногорск муниципаль районы Советының мактау грамотасы, акчалата премиягә сертификат һәм традицион приз – симез тәкә тапшырдылар. 

Розалия Мостафина фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев