Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Сабан туеның абсолют батыры кем? (+ бүләкләнүче көрәшчеләр фотолары)

Сабантуйда татарча көрәш - бәйрәм күрке.

Лениногорск Сабан туенда 18 яшькә кадәрле балалар арасында 50гә якын көрәшче иде. Ә зурлар арасында – 30 лап булды. Алар өч үлчәү категориясендә бил алышты.

Нәтиҗәдә, абсолют батыр булып Данил Лапаскин калды. 

«Кечкенәдән үк көрәштә җиңәргә хыяллана идем. Моңарчы башка Сабантуйларда җиңгәнем булды, ә Лениногорск Сабан туенда быел җиңүче булдым. 2 ел элек 3нче урынны алган идем. 17 яшьтән  көрәш белән шөгыльләнергә тотындым. Балачакта грек-рим көрәше белән шөгыльләндем. Гаиләдә сәламәт тормыш рәвеше алып барабыз”, - ди 34 яшьлек батыр.

Ул  “Татнефть” җәмгыятендә проектлау хезмәте җитәкчесе урынбасары булып эшли. Бүген Сабантуйга аңа көч биреп торырга хатыны Алия килгән. Ә 8 яшьлек Назар һәм 5 яшьлек Дарина өйдә калганнар. 

Данил Лапаскин көрәштән тыш хоккейны да якын күрә. Хоккей командасында уйный икән. 

 

Розалия Мостафина һәм Рамия Гарифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев