Лениногорск шәһәре һәм районы мәктәпләренең 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен «кызу урак өсте» чоры башлана - имтиханнар
Мәктәпне тәмамлаучы 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларының бу атнада кызу “урак өсте” башлана: имтиханнар тапшырыр чак җитте.
11нче сыйныфны тәмамлаучы кызлар һәм егетләр өчен беренче имтихан 23 майда – тарих, рус әдәбияты, химиядән булачак. Аннары 27 майда – математикадан, 30 майда – рус теленнән, 2 июньдә – җәмгыять белеме, физикадан, 5 июньдә – биология, география һәм инглиз теленнән язма өлешне тапшырачак, 10 июньдә – информатика, 11 июньдә инглиз теленнән телдән өлешне тапшырачаклар.
Шулай ук 16 июньнән 23 июньгә кадәр резерв көннәр билгеләнгән, монысы сайланган имтиханнарны үткәрү көннәре туры килгән, яки чыгарылыш сыйныф укучылары җитди сәбәпләр аркасында билгеләнгән көннәрдә катнаша алмаучылар өчен, дип аңлаттылар Лениногорск Мәгариф идарәсендә.
“Аттестат алу өчен агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри фәннәрне – рус телен һәм математиканы тапшыралар. Шулай ук югары уку йортына керү өчен предметлар да сайларга кирәк. Лениногорск районында табигый фәннәр белән кызыксынуның артуы күзәтелә. Профильле математика һәм физиканы сайлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының өлеше артты. Быел профильле математикага барлык укучыларның 55 проценты теркәлгән. Алар югары уку йортына техник белгечлекләргә керергә планлаштыралар”, - дип ачыклык кертте Мәгариф идарәсе методисты Татьяна Ильясова.
2025 елда 11нче сыйныфны тәмамлаучы 270 укучы бердәм дәүләт имтиханнары БДИ тапшыра, шулай ук 15 кеше – узган елгы чыгарылышлар да бар.
Узган ел Россия Президенты В.В.Путин тарафыннан имтихан тапшыруга үзгәреш кертелгән иде: чыгарылыш укучыларына бер фәннән имтиханны яңадан тапшыру мөмкинлеге бирү. Татьяна Ильясова аңлатканча, бу яңалык быел да сакланачак, быел имтихан тапшырырга өстәмә көннәр 3-4 июльдә булачак.
“Имтихан тапшыру пунктлары техник әзерлек уздылар һәм имтихан үткәрергә әзерләр. Һәр аудиториядә 15 катнашучы булачак, һәр укучыга аерым эш өстәле булдырыла”, - диде методист Татьяна Юрьевна.
Ә физик мөмкинлеге чиклеләр өчен утыртуның махсус принцибы бар икән.
9нчы сыйныфны тәмамлаучы егетләр-кызлар өчен төп дәүләт имтиханнары чоры 21 майдан башлана. Беренчесе – инглиз теленнән. ТДИны быел 872 укучы тапшырачак. Аларның күбесе җәмгыять белеме, география, информатика, физика фәннәрен сайлаган.
Язманың тулы вариантын «Заман сулышы» газетында 23 май санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев