Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шәһәре һәм районының олы буын халкын район башлыгы Марат Гирфанов котлый

Кадерле ветераннар, хөрмәтле өлкәннәр! Сезне Халыкара өлкәннәр көне – зирәклек, шәфкатьлелек көне белән тәбриклим.

1991 елдан билгеләп үтелүче бу бәйрәм – үз хезмәтләре һәм тормыш тәҗрибәсе белән бүгенгенең нигезен булдырган кешеләргә рәхмәт билгесе.

Лениногорск районының зур  байлыгы – аның кешеләре. Алар арасында 100 яшьтән узган 8 кеше бар. 70 яшьтән өлкәнрәк 8 меңнән артык кешенең зирәклеге – безгә маяк. 24 меңнән артык пенсионерларыбыз – традицияләрне булдыручылар һәм саклаучылар буыны.
Өлкән буын өчен лаеклы тормыш тәэмин итү – безнең бурычыбыз. Шөгер авылында гериатрия үзәге һәм Лениногорск районы поликлиникасында махсуслаштырылган кабинет эшли, төрле социаль программалар гамәлдә. 

“Көмеш яшьтәге” лениногорскилылар – барысы өчен дә үрнәк. Сез спорт белән шөгыльләнәсез, иҗтимагый тормышта катнашасыз һәм махсус хәрби операциядәге хәрби хезмәткәрләргә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәсез. 

Сезгә нык исәнлек, тыныч, озын тормыш, якыннарыгыз игътибарын һәм хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын.

 
Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Марат Гирфанов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев