Лениногорск шәһәре туган көнен билгеләп узды (+фотолар)
Лениногорскиның «Балерина» фонтаны янында шәһәребезнең 68 еллыгы уңаеннан бәйрәм концерты узды.
Шәһәребезнең үзешчән артистлары Мансур Закиров, Гөләндәм Кәбирова, Анастасия Казанцева, Людмила Михайлова, Эльвина Гадельшина, Кәрим Ибатуллин, Мәдәният сараеның иҗат коллективлары арасыннан «Россиянка», «Сүнмәс ялкын», «Дуслык» ансамбльләре матур җырлар башкарды.
Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов килгән барча халыкны шәһәр көне белән котлады:
«Сезне чын күңелдән Шәһәр көне белән котлыйм. Безнең яраткан шәһәребезгә — 68 ел. Без шәһәребезне уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен барысын да эшләргә әзер. Бүгенге көндә шәһәрдә төзекләндерү эшләре бара. Шәһәрнең аерым урамнарында җәяүлеләр юлы төзекләндерелә, асфальт җәелә, балаларга уйнар өчен мәйданчыклар булдырыла. Районда урып-җыю эшләре бара», — диде ул.
«Балерина» фонтаны территориясендә сәхнәдән җыр-моң яңгырады, мәйданчыкларда балалар белән Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе педагоглары төрле мастер-класслар үткәрде.
«Логос» балаларга һәм яшүсмерләргә психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре балалар белән төрле уеннар уйнады.
Шәһәребезнең Г. Тукай исемендәге китапханә хезмәткәрләре, китаплардан стенд ясап куеп, теләгән китапны алып укырга мөмкинлек тудырганнар. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды.
Бәйрәм күңелле булды.
Рамия Гарифуллина мәгълүматы һәм фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев