Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Социаль фонды ана капиталын автомәктәптә укыган өчен кулланып булуын аңлата

Автомәктәп өчен түли аламмы?

Ана капиталы белән автомәктәптә уку өчен түләп буламы, дигән сорау килде. Моңа  Лениногорск Социаль фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова җавап бирә.

- Әйе, түләп була, әгәр автомәктәпнең белем бирү эшчәнлеге алып барырга лицензиясе булса, мөмкин. Бу очракта нәрсәне белеп торырга?

  •    Уку өчен гаиләдәге теләсә кайсы бала өчен түләргә мөмкин
  •   Ана капиталы средстволарын автомәктәп өчен сертификат алынган балага 3 яшь тулгач түләргә мөмкин.
  •   Укыячак баланың яше 25 яшьтән артырга тиеш түгел
  •   Гаиләдәге берничә баланы укытырга мөмкин.

Ана капиталы ярдәмендә автомәктәп өчен түләүгә гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында, яисә Социаль фондның клиентлар хезмәтендә, шулай ук күпфункцияле үзәктә бирергә була.

Ана капиталы ярдәмендә мәктәптә укуны, яки югары уку йортында яки колледжда уку өчен түләргә мөмкин. Бары тик сертификат алган балага өч яшь тулуы кирәк.  Укый башланган вакытка баланың яше 25 яшьтән кечерәк булырга тиеш.
Акчалар ата-ана сайлавы буенча, ай саен, квартал саен күчереләчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев