Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Социаль фонды балалы гаиләләр өчен ярдәм чаралары турында искә төшерә

Лениногорск Социаль фондның клиентлар хезмәте начальнигы Айгөл Исламова балалы гаиләләр өчен ярдәм чаралары барлыгы хакында искәртә.

“Шулай ук булачак әнинең йөклелек чорында түләүләр дә каралган”, - ди ул.

Ана капиталы.  Беренче бала туганда (яки уллыкка, кызлыкка алганда) – 587 мең сум, икенче бала тугач өстәмә – 188 мең сум. 2020 елдан соң икенче бала туганда (яки уллыкка, кызлыкка алганда) – 775 мең сумнан артык.

Туганнан алып 17 яшькә кадәр һәм йөкле ханымнарга бердәм пособие каралган.

Йөклелек һәм бала табу буенча бирелә торган бер тапкыр түләүне  эшкә урнашкан әниләр генә ала.

Бала тугач 22 мең сумнан артык түләнә.

Баланы 1,5 яшькә кадәр тәрбияләү буенча түләүләр бар. Эшкә урнашкан әти-әниләр өчен пособие күләме – уртача хезмәт хакының 40 проценты кадәр. Айга минималь күләм – 10 мең сумнан артык, ә максималь күләме – 33 мең сумнан артык. 

Эшләмәүче әти-әниләр өчен (бердәм пособие алмаучы) айга 10 мең сумнан артык пособие.

Хәрби хезмәткә чакырылучы ир-егетнең баласы булса, балага 3 яшь тулганчы ай саен 15 мең сумнан артык акча түләнә.

фото: "Татар -информ"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев