Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Социаль фонды гыйнвардан башлап бердәм пособиене 3 меңнән артык балага билгеләгән

Ел башыннан Социаль фондның клиентлар хезмәтендә 44 дәүләт хезмәте күрсәтелә, моннан тыш фонд гыйнвардан 17 яшькә кадәрге балаларга бердәм пособие дә түли башлады.

-    Айгөл Әхмәтисламовна, быелдан Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды берләшеп эшли башлаганга 10 ай вакыт узды. Гражданнар өчен ниләр үзгәрде?

-    Ике фондны берләштерү кешеләрнең пенсия һәм социаль иминиятләштерү буенча дәүләт хезмәтләрен алганда уңайлылык өчен эшләнде. Хәзер барлык дәүләт хезмәтләре “тормыш ситуациясе” буенча бирелә. Мәсәлән, кешегә инвалидлык беренче тапкыр билгеләнгән икән, Социаль фонд гражданга инвалидлык буенча пенсия һәм медико-социаль экспертиза органнары тарафыннан инвалидлык билгеләнгән көннән башлап,гаризадан башка да ай саен акчалата түләүне билгеләячәк. Әгәр инвалидка техник реабилитация чараларын куллануны тәкъдим иткәннәр икән, белгечләр кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен гариза бирүдә дә ярдәм итәчәкләр.

Яңа елга кадәр бу хезмәтләр төрле ведомстволар тарафыннан күрсәтелде. Һәм иң мөһим үзгәреш: яңа елдан башлап, барлык тиешле дәүләт хезмәтләрен гражданнар яшәү урыны буенча Социаль фондның бердәм клиент хезмәтләрендә ала.

-    Инвалидлар электрон сертификатларны еш кулланалармы?
-     Ел башыннан районда 200дән артык электрон сертификат рәсмиләштерелгән. Бер кешегә булган реабилитация чараларына ихтыяҗны медико-социаль экспертиза органнары берьюлы берничә төр техник реабилитация чарасына билгели ала, шуңа күрә электрон сертификат һәр әйбергә рәсмиләштерелә.

-    Лениногорск районында бердәм пособиедән күпме кеше файдаланды?
-    Статистика буенча, район гаиләләрендә 17 яшькә кадәрге 16 мең бала бар. Гыйнвардан бердәм пособие 3 мең 381 балага һәм 400 йөкле булачак әниләргә билгеләнде. Пособие күләме гаилә мохтаҗлыгына карап билгеләнә. Балаларга пособиенең максималь күләме 11 мең 852 сум, йөкле хатыннарга – 13 мең 319 сум. Пособиене рәсмиләштерү өчен күпчелеге дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалана.  

Әңгәмәне тулысынча "Заман сулышы" газетында 10 ноябрьдә укыгыз.

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев