Лениногорск Социаль фонды укытучыларга иминият пенсиясе кайчан билгеләнүе турында хәбәр итә
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Социаль фонды укытучыларга иминият пенсиясе кайчан билгеләнүе турында хәбәр итә

Лениногорск Социаль фонды укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, әлеге һөнәр ияләре вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыга ала дип искәртә.

Иминият пенсиясе индивидуаль пенсия коэффициенты 30 дан ким булмаган очракта, 25 ел педагогик стаждан соң 5 ел узгач билгеләнә.

Бу стажга укыту чоры гына түгел, ә квалификация арттыру һәм өстәмә һөнәри белем алу программалары буенча уку да керә, әгәр бу вакытта эш бирүчеләр педагог өчен иминият кертемнәрен түләгән булсалар.

"Мәсәлән, әгәр укытучының 2026 елда 25 ел педагогик стажы булса, картлык буенча вакытыннан алда иминият пенсиясенә хокукы 2031 елда барлыкка киләчәк. Педагоглар үз стажларын шәхси шәхси счеттан выпискадан карый алалар”, - ди Лениногорск Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.

 


Нет комментариев