Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск суд приставлары йөз мең сумнан артык бурычлының машинасын кулга алганнар

Без капчыкта ятмый.

Лениногорск суд приставлары йөз меңнән артык бурычы булган автомобиль хуҗасының “Газель”машинасын кулга алганнар.

Җирле  ир-атның салым һәм башка төрле штрафларын түләмәгән өчен 13 башкарма производсто буенча  дәүләт алдында бурычы җыелган. Ул суд приставлары белән элемтәдән качып йөргән.

Аларның рәсми белдерүләрен игътибарсыз калдырган. Үзенең фактта кайда яшәвен яшергән. Бурычлының транспорт чарасы планлы рейд вакытында табылган.

Суд приставы Газель автомобилен мәгълүматлар базасы буенча ачыклаган һәм аның кайда торуын белә алган.  Пристав хуҗасы үзе килеп чыкканчы машина артыннан күзәтү оештырды. Әлбәттә, бурычлы хуҗа “безне капчыкта саклый алмаган”, Газеленә утырып китәргә чамалап торганда приставның кырыс күз карашына юлыккан. 

Урында автомобильгә арест салу турында акт төзелгән. Ир-атка бурычның бөтен суммасын ирекле түләү өчен срок бирелгән. Түләүләр булмаганда автомобиль бәяләү экспертизасына җибәреләчәк һәм ачык сатуга куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев