Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск суды адәм актыгын 14 елга ирегеннән мәхрүм итте

Шушы көннәрдә Лениногорск суды кечкенә яшьтәге балаларны көчләүдә гаепләнүче адәм актыгына карата катгый карар чыгарды.


Хөкем каршына баскан Бөгелмә кешесе шәхеснең җенси кагылгысызлыгы һәм җенси ирегенә каршы җинаятьләр кылуда гаепле дип табылды.

Суд утырышында хөкем ителүче, билгеле, үз гаебен танымаска маташкан. Әмма тикшерү барышында, гаепләнүче тарафыннан кылынган җинаять очракларының барысы да үз дәлилләрен тапкан. Зыян күрүчеләрнең һәм  шаһитларның күрсәтмәләре, җинаять  эшен тикшерү материаллары, җинаятьченең кем булуында шикләнерлек урын калдырмаган.
Суд хөкем ителүчегә 1 ел  да 6 айга иреген өстәмә чикләү җәзасы белән, 12 ел да  6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем ителүче суд залында ук сак астына алында. Билгеләнгән срокны ул катгый режимлы колониядә үткәрәчәк.

Әлегә хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм апелляция тәртибендә Татарстан Республикасы Югары судына шикаять бирелергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев