Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск суды иренә пычак белән кадаган хатын-кызны хөкем итте

Лениногорск суды иренә пычак белән кадаган хатын-кызга карата хөкем карары чыгарды. Әлеге фаҗига шәһәрдәге күп катлы йортларның бер фатирында килеп чыккан иде.


Суд материалларыннан күренгәнчә, гаиләдә ир белән хатын арасында низаг чыкан. Ызгыш басылгач, ир кеше диванда йокыга киткән. Хатын-кыз шуннан файдаланып кулына пычак алган һәм аның муенына кадаган.

Әлеге фаҗиганең шаһите булган бала  тиз арада өйләреннән йөгереп чыгып,  күршеләренә хәбәр иткән. Алар ашыгыч ярдәм чакырганнар.Табибларның вакытында ярдәмгә килүе ир кешенең гомерен саклап калган.

Лениногорск суды хатын-кызны, белә торып башка кеше сәламәтлегенә тормышы өчен куркыныч булган зур зыян салуда гаепле дип тапты һәм 6 елга ирегеннән мәхрүм итте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев