Лениногорск суды күршесенә мылтыктан аткан өлкән яшьтәге ир атны ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды
Суд залыннан.
Суд материалларыннан күренгәнчә, 77 яшьлек ир-ат күршесенә, икесе арасында килеп чыккан аңлашылмаучылыкны хәл итәргә килгән һәм алар арасында низаг чыккан.
Ачуланышкач, кызып киткәч пенсионер 54 яшьлек ир-атның башына агач ишек аша шома көпшәле мылтыктан аткан. Шуннан соң җинаятьче корбанның телефонын урлап качкан.
Зыян күрүче авыр яраланган һәм әлегә кадәр үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегендә ята. Ул табибларның вакытында ярдәм күрсәтә алулары белән гена исән калган.
Атучыны эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре оператив рәвештә тоткарлый алган. Аның өендә тентү вакытында хокук сакчылары 37 граммга якын дары тапкан. Җинаять кылучыга карата тикшерүчеләр берничә төрле маддә буенча җинаять эше кузгаткан.
Суд күршесенең гомерен чак кына өзми калган корал белән һөҗүм итүчене гаепле дип таныды. Ул катгый режимлы колониягә алты ел ярым вакытка ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев