Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск телевидениесе журналистлары республика бәйгесеннән призлар яулап кайтты

Түбән Камада Татарстан төбәк телекомпанияләренең дүртенче «Кама бризы» фестивале узды.

Түбән Камага 100 дән артык журналист, оператор һәм режиссер — республиканың 19 районыннан 20 телекомпания һәм телестудия вәкилләре җыелды.

Алар арасында Лениногорск тележурналистлары да бар. Бәйгедә катнашучылар иң шәп сюжетларны әзерләргә, иң яхшы ракурсны табарга, видеопроект продюсерлыгын алып барырга һәм тагын бик күп нәрсәләргә өйрәнделәр. — Ике көн дәвамында мастер-класслар, очрашулар, дискуссияләр, матбугат конференцияләрендә катнаштылар. 

Телевидение хезмәткәрләренең «Кама бризы» фестивале белән белән кызыксынуы бик көчле, чөнки биредә үз эшләренә көчле профессиональ жюри тарафыннан бәя алу бәя алу өчен уникаль мөмкинлек бар. Бәйгедә 140 видеоэш катнашты. Операторлар, телевидение алып баручылары, хәбәрчеләр түбәндәге номинацияләрдә җиңү өчен көрәштеләр: иң яхшы алып баручы, сторителлинг, стендап һәм төп номинацияләр — видео төшерү сәнгате, иң яхшы репортаж, мәгълүмати чыгарылыш. Жюри составына Россия, ОРТ, ТНВ һәм башка телеканалларның танылган журналистлары керде. «Видео төшерү сәнгате», «иң яхшы репортаж», «мәгълүмати чыгарылыш» номинацияләрендә Лениногорск телевидениесе хезмәткәрләре беренче урыннарны яулады. Җиңүче эшләрнең авторлары: Наталья Лакомкина-корреспондент, Роман Богатов — видеооператор, Галия Трошкина — телевидение монтажлаучысы, Әнисә Мельникова — баш мөхәррир. 

«Кама бризы» фестивале экспертлары «Лениногорск-24» телеканалы журналистларының Татарстанда иң яхшыларның берсе булуын тагын бер кат расладылар. Моңа өстәп Наталья Лакомкина «МХО сугышчылары хатыннары берлеге» ннән СВО сугышчысы турындагы иң яхшы сюжет өчен Рәхмәт хаты алды. 

Наталья Лакомкина Лениногорск телевидениесендә 2010 елда Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамланганнан соң килә. Читтән торып Алабугада тарих-филология факультетының "гамәли журналистика"белгечлеге буенча эксперименталь курсында укый. "Корреспондент буларак эшләдем, әмма видео төшерү белән дә кызыксындым. "Мин нәрсә генә төшермәдем! Полиция белән притоннар буйлап йөрдек, төнлә юл-транспорт һәлакәтенә чыктык... Ел әйләнәсе үткәрелә торган шәһәр чаралары турында әйтеп тә торасы юк. ТВ яратам, чөнки төшерү барышында төрле кешеләр белән танышасың, аларның язмышлары, проблемалары, кичерешләре кызыклы. Бу вакыйгалар белән уртаклашасы килә".— ди ул. Бүген Наталья Лакомкина — лениногорскилыларга таныш, профессиональ тележурналист һәм телевидение программалары алып баручы, ул һәрвакыт яңа гыйлем, һөнәр үзләштерергә әзер.

«Республикада уза торган журналист форумнарын калдырмаска тырышам. Беренче тапкыр Казанга укырга мин 2011 елда киттем. Миңа федераль тележурналистика корифейлары Владимир Познер, Арина Шарапова һәм Антон Верницкий белән очрашулар тәэсир итте. Мин ул чагында аларның ниндидер һавадан төшкән кешеләр түгел, ә гади кешеләр икәнлеген аңладым, катлаулы булса да, мин дә эшли алырлык эш икәненә төшендем. «Камский бриз» — ул сине башка беркем дә аңламаганча аңлаучы кешеләр белән очрашу. Идеаль сюжетның универсаль рецепты юк. Ләкин тамашачы яраткан нәрсәләрнең билгеле бер схемасы бар. Тырышыбрак эшләгән саен, үзеңнең тагы да яхшырак, дәртләнебрәк эшли алуыңны аңлыйсың, хезмәттәге уңышлар — дөрес юнәлештә бару билгесе«,- дип уртаклашты Наталья Лакомкина.

Без телевизордагы картиналарга оператор күзләре белән карыйбыз. Роман Богатов Лениногорск телевидениесе коллективына күптән түгел генә кушылып киткән, әмма инде үзен төшерү процессына зур җаваплылык белән караган белгеч буларак танытырга өлгергән. Ул үзе төшерәчәк чараларның кайда буласын алдан белеп, алдан бара, камераны кайсы ноктага куярга, композицияне ничек төзергә, яктылык кайсы яктан булачак- барсын да өйрәнә. Нәтиҗәдә булачак сюжетның эләктереп алучы, төгәл кадрлары килеп чыга. 

Яңалыкларны чыгару видеомонтажердан башка мөмкин түгел, ул төшерелгән материалдан сюжет җыя. Бу эш белән Лениногорск телевидениесендә чын профессионал – Галия Трошкина шөгыльләнә. Йөзләгән кадрлар арасыннан ул вакыйгаларның асылын чагылдыра торган төп кадрларны сайлый һәм тамашачыда көчле хис-кичерешләр тудыра торган детальләргә игътибар итә. 

Лениногорск тележурналистлары командасы белән «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең "Лениногорск-информ"филиалы директоры Әнисә Мельникова җитәкчелек итә. Аның массакүләм мәгълүмат чараларында 26 еллык күпкырлы эш тәҗрибәсе бар, ул корреспондент, оператор, режиссер, проектлар җитәкчесе, фотограф та, журналист интуициясе аңа кулын вакыт пульсында тотарга, командасының эшен уңышлы якка юнәлдерергә булышлык итә.

Телевидение кешеләренең өлеше шундый — ни генә булмасын, алар вакыйга эчендә булырга, интервьюлар алынырга, сюжетлар чыгарылуга әзер, алып баручы студиядә булырга тиеш. Лениногорск телевидениесенең яңалыклар программасы эфирга һәр сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көнне 19.00 сәгатьтә чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев