Лениногорск тракторчы-машинистлары имтихан тапшырды
Лениногорск политехник колледжында А1, В, С, D, E категориясенә тракторчы-машинистлар имтихан бирде.
Иң элек, алар теоретик өлешне бирде. Алар үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү узды.
А1 категориясе буенча имтиханга 13 кеше килде, шуның 1се килмәде, 12 укучы имтиханны уңышлы тапшырды.
B, С, D, E категорияләре буенча имтиханга 29 кеше гариза биргән иде, шуларның 17се генә килде, яшь чикләүләре буенча имтиханга 2 кеше кертелмәде. 15 кеше имтихан бирде, тиздән алар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Имтиханны тапшырмаган һәм килмәгән кешеләр өчен кабат имтихан билгеләнгән, ди Илнур Галимов, Лениногорск Гостехнадзор бүлеге баш инженер-инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев