Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучылары кулланучылар хокукы белән кызыксына

Лениногорск районы мәктәпләре укучылары кулланучылар хокукы буенча законнарны белү яклы, чөнки алар ел саен үткәрелә торган «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика олимпиадасында катнашып, бу өлкәдә белемнәрен күрсәтәләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелә торган олимпиадада 8-11нче сыйныф укучылары катнаша ала.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова әйтүенчә, Лениногорск мәктәпләре укучылары үзләренең укытучылары җитәкчелегендә олимпиадада катнашалар. “Олимпиаданың максаты – кулланучылар хокукын яклау турындагы законнарны таныту, кулланучылар хокукы белән бәйле мәсьәләләрнең хокукый чишелешен эзләргә өйрәтү, мәктәп яшеннән үк кулланучылар культурасы тәрбияләү”, - ди Наталья Платонова.

Белгеч 2023 елда олимпиада катнашкан һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучыларны мәктәпләргә барып котлады. Тимәш мәктәбеннән Айрат Солтанов олимпиадада беренче тапкыр гына катнашмый. Әлеге бәйгедә кулланучылар хокукы буенча эссе (сочинение) дә язарга кирәк. Баксаң, Айрат ике телдә дә сочинениеләрне бик әйбәт итеп яза икән. Ул язып җибәргән сочинение уңышлы дип табылган һәм соңгы турга үткән. Тик Айрат соңгы турда катнаша алмаган. Ләкин аның кулланучылар хокукы темасы буенча киләсе олимпиадада катнашырга исәбе бар.

Белгеч Наталья Платонова Айратка – истәлекле бүләк, ә аны әзерләгән укытучыга – Фәнил Әюповка, шулай ук тәрбия эше буенча мәктәп директоры урынбасары Рима Хәмидуллинага Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Әлеге олимпиадада 7нче мәктәп укучылары: Зарина Әхмәджанова, Исмаил Дакаев, Татьяна Чатурова уңышлы нәтиҗәләр күрсәтте. Аларның җитәкчесе - Надежда Горшенина.

“Куакбаш мәктәбе укучылары да ел саен катнаша. Быел әлеге мәктәптән  Риман Зиатдинов, Фидаил Шакировны билгеләп үтәргә була. Тарих һәм җәмгыять белем укытучысы Зөлфирә Мансуровага Рәхмәт хаты тапшырылды”, - ди Наталья Платонова.

 

Розалия Мостафина

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетында 29 март санында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев