Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучылары Түбән Новгородта булып кайтты (+фотолар)

Лениногорск Балалар сәнгать мәктәбе «Иң яхшы балалар сәнгать мәктәбе» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңү яулап, Түбән Новгород шәһәренә сәяхәт кылды.

«Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклап калу ресурс үзәге» үткәргән әлеге конкурста Лениногорск шәһәреннән кала, тагын өч мәктәп — Биектау, Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә булган сәнгать мәктәпләре җиңү яулады. Һәм анда укучы балалар Түбән Новгород шәһәре буенча сәяхәт кылу бәхетенә иреште. 

Укучылар, укытучылары белән бергә шәһәрнең истәлекле урыннарында булды. Мәсәлән, Сироткиннар йортындагы музейда, Рукавишниковлар йортында, Түбән Новгород Кремлендә, чиркәүдә, Идел елгасы өстендәге канат юлда һәм башкалар. 

Сәяхәт лениногорскилыларга бик ошаган. Тагын барасы килә, дип кайттылар, дип яза М. Хәертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең ВКонтакте челтәре.

Фото: Лениногорск шәһәре Мәдәният идарәсе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев